2017 елның 23 октябрендә Түбән Кама эш белән тәэмин итү үзәгендә вакантлы эш урыннары кече ярминкәсе узачак.
Дәгъва кылучыларга пешекче, кече тәрбияче, урам себерүче, социаль эш буенча белгеч, хезмәт буенча инструктор, психолог, социаль педагог кебек һөнәрләр буенча вакансияләр тәкъдим ителәчәк.
Чара 10.00 сәгатьтә Түбән Кама ш., Бызова, 20а (222 бүлмә) адресы буенча башланачак.
Өстәмә мәгълүматны 8 (8555) 42-68-00 телефоны аша белергә була.