“Тылсым” үзәге хезмәткәрләре шартлы рәвештә хөкем ителгән әти-әниләргә ничек яхшы бала тәрбияләү турында сөйләде

2017 елның 18 октябре, чәршәмбе

"Тылсым" социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре җинаять-башкарма инспекциясе хезмәткәрләре һәм дини конфессияләр вәкиле белән берлектә шартлы рәвештә хөкем ителгән әти-әниләргә ничек яхшы бала тәрбияләү турында сөйләде.

"Тылсым" үзәге социаль педагогы Гөлия Мифтахова мини-лекция үткәрде. Мөселман руханилары вәкиле Ришат хәзрәт балага игътибарлы булу кирәклеге турында әңгәмә үткәрде.

Чара ахырында дини конфессияләр вәкиле катнашучыларга "Безнең күңел тынгы эзли" дигән китап бүләк итте.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International