"Рассвет" үзәге психологы ата-аналар һәм балалар арасында үзара мөнәсәбәтләрне гармонияләштерүга юнәлдерелгән чара үткәрде

2017 елның 18 октябре, чәршәмбе

Шушы көннәрдә Апас "Рассвет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге психологы Ләйсән Гайфутдинова "Мин һәм минем бала" дигән түгәрәк өстәл  үткәрде.

Бу чара "Гаилә учагы" клубы кысаларында оештырылды, бирегә инвалид балалар тәрбияләүче, шулай ук күп балалы гаиләләрдән ата-аналар чакырылган иде.

Ата-аналар һәм балалар үзара мөнәсәбәте буыннан-буынга күчеп баручы проблема. Ни өчен кайбер гаиләләрдә тынычлык һәм үзара аңлашу хөкем сөрә, ә башка балалар һәм ата-аналар гел тарткалашып тора? Әлеге сорауларга дәрес барышында җаваплар табырга тырыштылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International