Министрлык "Иҗат һәм инновация" социаль программалар конкурсы үткәрә. Әлеге конкурс Татарстан Республикасы социаль хезмәт күрсәтү стационар һәм стационар булмаган учреждениеләре арасында социаль-инновацион юнәлештәге методикалар һәм технологияләрне ачыклауга юнәлтелгән.
Конкурсның төп бурычлар арасында социаль реабилитацияләү яки абилитацияләү буенча эшләүдә нәтиҗәле инновацион технологияләр ачыклау, шул исәптән көнкүреш эшчәнлеге күнекмәләрен формалаштыру тора.
Заявкалар карау һәм практикаларны бәяләү 2017 елның 16-30 октябреннән башкарылачак. Конкурска йомгак ясау һәм җиңүчеләрне игълан итү ноябрь аенда планлаштырылган.