Биектау "Өмет" үзәге социаль хезмәтләрдән файдаланучы балигъ булмаганнар өчен "Ашан" супермаркетына экскурсия оештырылды.
Казанга сәфәр "Спортны үстерү һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау” программасы кысаларында "Поколение Ашан" хәйрия фонды тарафыннан оештырылды.
Хәйрия фонды волонтерлары балалар өчен мәдәни программа оештырды. Балалар бик теләп пицца һәм икмәк пешерү буенча мастер-классларда катнашты.