Чистай халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре балалар йорты тәрбияләнүчеләренә һөнәри юнәлеш бирүче хезмәтләр күрсәтте

2017 елның 17 октябре, сишәмбе

Чистай халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре "Чистай балалар йорты" дәүләт бюджет учреждениесендә булып кайтты.

Өлкән сыйныф укучылары белән халыкны эш белән тәэмин итү хезмәте профконсультанты берничә чаралар үткәрде: "Минем һөнәрем – минем киләчәк”  темасына әңгәмә, видеороликлар карау, тест буенча консультацияләү.

Чаралар приютта тәрбияләнүчеләрнең һөнәрләргә карата мәнфәгатьләрен билгеләү максатыннан үткәрелде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International