“Тылсым” үзәгендә гаилә кыйммәтләре турында сөйләштеләр

2017 елның 17 октябре, сишәмбе

Кукмара муниципаль районы халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре Шайдуллина Ленара Вильсор кызы һәм Гарафутдинова Эльмира Равиль кызы   ведомствоара  “Таң” исемле программасы буенча Кукмара муниципаль район шифаханәсендә йөкле хатын-кызлар белән очрашу үткәрде, аның төп темасы: “Баланың тормышында ата-ананың тоткан урыны”.

Очрашу кысаларында, максатчан төркем белән, гаилә – ул бер берсе белән үзара бәйләнгән коллектив   турында әңгәмә корылды.   Шунда ук бала тормышында ата-ананың тоткан урыны турында анлатма уткэрелде, буклетлар өләшенелде. Шулай ук йөкле хатын-кызлар алдында  КЦРБның акушеры Закирова Айгөл Мәгъсүт кызы  “Бала физиологиясе” темасына   чыгыш ясады.

Утырышта уздырган чараның максаты – "адреслы" хәбәрдәр системаны булдыру,  яшьләр һәм яшь гаиләләрдә булган педагогик, юридик, проблемалар, мәсьәләләр күтәрелде. Аның социаль нәтиҗәсе: психологик яктан аңлы рәвештә имин гаиләләрне булдыру һәм формалаштыру. Шулай ук программаның максаты - яшь гаиләләргә гаилә төзүне  планлаштыру буенча ярдәм итү.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International