19 октябрьдә Совет районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге филиалында вакантлы эш урыннары кече ярминкәсе узачак.
Чарада түбәндәге предприятиеләр һәм оешмалар катнашачак: «ТАТТЕЛЕКОМ», «Казанский молочный комбинат» ҖЧҖ, Военный комиссариат Советского района города Казани, ФГБУ ЦЖКУ (Отдел №6) (Центральное жилищно-коммунальное управление).
Килүчеләргә телемаркетинг бүлеге операторы, контакт-үзәк операторы, технолог, менеджер, слесарь-ремонтчы, балта остасы, электрогазосварщик, инженер, штукатур, инженер, механик-йөртүче, наводчик танка, наводчик БТР, пулеметчик, сапер, снайпер, атучы һ. б. вакансияләр тәкъдим ителәчәк.
Чара 09.00 сәгатьтә Журналистлар ур., 13 адресы буенча башланачак.