“Өмет чаткысы” үзәге карамагындагылар кулдан эшләнгән сабын ясарга өйрәнде

2017 елның 16 октябре, дүшәмбе

Арчадагы  “Өмет чаткысы”  балаларны тернәкләндерү  үзәгендә  “кулдан ясалган сабын” мастер –классы  үткәрелде.

Чараны оештыручылар балаларга өй шартларында ничек итеп тәмле исле, матур сабын ясау серләрен өйрәтте.  Балалалар һәм әниләр һәрберсе үзе сайлаган төсләр, исләр һәм силикон формаларга агызып искиткеч сабыннар ясадылар. Үзләренең хезмәт җимешләреннән барсы да канәгать калдылар.

 Мондый шөгыльләр тормышның ямен аңларга, дөньяның төрлелеген,   гүзәллеген күрергә өйрәтә, кул эшләрен киңәйтә. Киләчәктә балаларга профессия сайларга, яки үз эшен башларга мөмкинлек ача. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International