Республика башкаласында "Папа Фест" фестивале үтте

2017 елның 16 октябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрның беренче урынбасары Марат Гафаров узган шимбәдә 2017 елның 14 октябрендә "Папа Фест" фестивалендә катнашты.

Бәйрәм кунакларын махсус программалар көтте. Иң истә кала торган вакыйгаларның берсе булып аның ачылу тантанасы булды. Әтиләр һәм балалар колоннасы Хезмәт резервларыннан паркка таба юнәлде, биредә Казан дәүләт мәдәният институты студентлары концерт программасын башлап җибәрде.

Моннан тыш, шәһәр халкы конкурсларда һәм уеннарда да актив катнашты.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International