Җәлил поселыгында яшәүчеләрне Яр Чаллы шәһәренә эшкә чакырдылар

2017 елның 16 октябре, дүшәмбе

Яр Чаллы шәһәре мәшгүльлек үзәге хезмәткәрләре 2017 елның 12 октябрендә Сарман районы Җәлил поселыгына барып оештырылган буш эш урыннары ярминкәсенә йомгак ясадылар.

Чараның максаты – поселыкта яшәүчеләргә эшкә урнашырга ярдәм итү, буш эш урыннары турында мәгълүмат алуны киңәйтү һәм мәшгүльлек хезмәтеннән куллануның сыйфатын арттыру.

Ярминкәгә килүчеләр Яр Чаллы шәһәре мәшгүльлек үзәгенең буш эш урыннары тупланмасы тәкъдим ителде. Ярминкә үтү вакытына анда барлыгы 6000 буш эш урыны теркәлгән иде, шуның 300 яшәү урыны тәкъдим ителеп.

Эш эзләүчеләр арасында иң күп кызыксындыру тудырган һөнәрләр: автомобиль һәм йөк төяү җайланмасын йөртүче, фрезерчы, токарь, хисапчы, механик җыю эшләре слесаре, икътисадчы, киң профильле станокчы һәм башкалар.

Чараның эшендә Җәлил поселыгында яшәүче 55 кеше катнашты, шуның 24нә Яр Чаллы шәһәре оешмаларының вакантлы эш урыннарына урнашу өчен юллама бирелде.

Мәшгүльлек үзәге мондый чараларны Татарстан Җөмһүриятенең башка шәһәрләрендә һәм халык яши торган эре пунктларында оештырырга планнаштыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International