Түбән Каманың эксперт комиссиясе 5 эшсез гражданының эшен хуплады

2017 елның 13 октябре, җомга

Кичә Түбән Кама эш белән тәэмин итү үзәгендә эшсез гражданнарга бизнес-планнарын тормышка ашыру өчен бирү бер мәртәбә түләнә торган финанс ярдәме күрсәтү буенча Эксперт советының чираттагы утырышы узды.

Чара барышында бизнес-планнар һәм аларга теркәлгән документлар каралды. Җиде дәгъва кылучы арасыннан Эксперт советы биш авторны билгеләп алды. Алар 117 600 сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган финанс ярдәме алачак. Түбәндәге юнәлешләр буенча бизнес-проектлар хупланды: кием ремонтлау, корпуслы мебель җитештерү, кәҗә үрчетү һәм маникюр эше.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International