Чистай "Юлдаш" өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында өлкәннәр Декадасы төрле чаралар һәм вакыйгаларга бай булды.
Көн саен социаль хезмәткәрләр кунаклар каршы алды. Мәсәлән, үз якташлары янына интернат-йортка Кама Тамагы муниципаль районының социаль мәсьәләләр буенча башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Елена Сороковнина, Питрәч районы социаль яклау бүлеге җитәкчесе Рәшидә Сахабиева, Лаеш районы социаль яклау бүлеге начальнигы Елена Сюнина килде.
5 октябрь көнне учреждениегә кунакка җырчы Иван Крашенинников килде. Ул искиткеч хәйрия ретро-концерты куйды.
Интернат-йортта яшәүчеләр Чистай многопрофильле көллияте студентларына рәхмәтен җиткерә. Балалар интернатта торучыларга чәчтараш хезмәте күрсәтте.
Моннан тыш, беренче тапкыр интернат-йортта "Камушка" фольклор коллективы булды.