"Шатлык" приютында тәрбияләнүче балаларга куркынычсызлык кагыйдәләрен искәрттеләр

2017 елның 13 октябре, җомга

"Шатлык" приюты  юрисконсульты Анастасия Цырульникова "Өйдә куркынычсызлык” темасы буенча кечкенәләр төркемендә дәрес үткәрде. Тәрбияләнүчеләр балалар тормышында булырга мөмкин куркыныч хәлләр белән таныштылар, тирә-юндәгеләр сәламәтлегенә зыян китерүче хәлләрне кисәтергә, нәтиҗә ясарга өйрәнделәр.

Дәреснең төп максаты: балаларда куркыныч предметлар белән сак куллануны, пөхтәлекне тәрбияләү иде.

Дәрес барышында Анастасия Цырульникова әти-әниләр өйдә булмаганда куркыныч хәлләрдә югалып калмаска кирәклеген әйтеп  китте. Дәрес ахырында әлеге темага бәйле мультфильм күрсәтелде.

Балалар бик теләп мультфильм карадыла, сорауларга җавап бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International