Яр Чаллыда вакансияләр ярминкәсенә килгән 142 кешенең 14 эш урыннарына урнашу өчен юллама алдылар

2017 елның 13 октябре, җомга

Яр Чаллы шәһәре мәшгульлек үзәге белгечләре буш эш урыннары ярминкәсенә йомгак ясадылар.

Чараның максаты – халыкка эш табуда ярдәм итү, буш эш урыннары турында мәгълүмат алу мөмкинлеген арттыру, мәшгульлек хезмәтен кешеләргә якынайту, аннан куллануның сыйфатын күтәрү.

Ярминкәнең эшендә шәһәрнең 13 оешмасыннан кадрлар белән эшләү бүлеге белгечләре катнашты, алар арасында ПАҖ “КАМАЗ”, ҖЧҖ “Леони РУС”, ҖЧҖ “КамГЭСЗЯБ”, ҖЧҖ “СТ АЛАБУГА”, ҖЧҖ “Форд Соллерс Алабуга”, ҖЧҖ “Камастройиндустрия” һ.б.

Эш бирүчеләр 234 вакантлы эш урыны тәкъдим иттеләр: инженер, агент, баш технолог, эшләнмәләр комплектлаучы, ягу миче операторы, тимерче, технолог, инженер, механик эшләр слесаре, икътисадчы, укчы, чистартучы, төяү җайланмасын йөртүче.

Моннан тыш ярминкәгә килүчеләргә Яр Чаллы шәһәре мәшгульлек үзәгенең буш эш урыннары тупланмасы тәкъдим ителде. Ярминкә үткәрелү вакытына анда барлыгы 6000 буш эш урыны теркәлгән иде.

Ярминкәгә барлыгы 142 кеше килде, шуның 14нә ярминкәдә катнашкан оешмаларның вакантлы эш урыннарына урнашу өчен юллама бирелде.

Мәшгульлек үзәге белгечләре эш эзләүчеләргә  эшне интернет-ресурслардан, шул исәптән рәсәйкүләм буш эш урыннары тупланмасы “Рәсәйдә эш” аша табып булганлыкны да җиткерделәр.

Һәр килүчегә бу порталдан ничек дөрес куллану турында күрсәтмә тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International