Наз" үзәгенең директор урынбасары Фәния Йосыпова Бөек ватан сугышы катнашучысы инициативасы буенча оештырылган тантаналы чарада катнашты

2017 елның 12 октябре, пәнҗешәмбе

2017 елның 10 октябреннән Балтач районы Каенсар авылында торак пунктка 90-еллыгына багышланган чара оештырылды һәм үткәрелде.

Бәйрәмнең инициаторы булып Бөек Ватан сугышы ветераны, хезмәт ветераны, бүгенге көндә "Халыклар Дуслыгы" Чепья музее директоры Гарифзян Галиев торды.

Чараны концерт номерлары белән район мәдәният Үзәге артистлары ачып җибәрде.

Авыл халкы алдында Балтач район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илшат Галимуллин, Югары субаш авыл җирлеге башлыгы Ранис Вафин, район ветераннар Советы рәисе Рифат Абдуллин, "Наз" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге директор урынбасары Фәния Йосыпова, авыл старостасы Нурхада Гилемзянова, атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Фарзия Гыйльманова һ.б. чыгыш ясады.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International