“Өмет чаткысы”  балаларны тернәкләндерү  үзәгендә чираттагы мастер-класс узды

2017 елның 12 октябре, пәнҗешәмбе

Арчадагы  “Өмет чаткысы”  балаларны тернәкләндерү  үзәгендә  япон кызыл балчыгыннан   ясалган чәчәкләр  мастер-классы  үткәрелде. Аны үзәккә йөрүче Гатиятуллина Азалиянең әнисе Гөлүсә үткәрде.

Бу дәрестә балалар һәм  әниләр гади чәчәкләр түгел, ә  заманча  япон  балчыгыннан   ясарга өйрәнделәр. Бу мастер-класста  катнашучылар  кызыл балчыкның кул иҗаты  өчен  уңай материал икәнен аңладылар. Балаларның  кызыл балчыктан ясаган  чәчәкләре  бик матур килеп чыкты. Мондый шөгыльләр тормышка сокланырга, шатланырга, дөньяның төрлелеген, гүзәллеген күрергә өйрәтә. 

Мондый практик дәресләр балаларга тормышта да ярдәм итәчәк һәм киләчәктә профессия сайларга да булышачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International