Республикада "Туган як" акциясе дәвам итә

2017 елның 11 октябре, чәршәмбе

Ел саен "Тылсым" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре Кукмара районы мәдәният учреждениеләре белән берлектә Татарстан Республикасы интернат- йортларында яшәүче өлкән яшьтәге һәм ялгыз якташларына игътибар күрсәтүгә юнәлдерелгән "Туган як" акциясе үткәрә.

Шулай итеп, өлкәннәр Декадасын үткәрү кысаларында район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Светлана Җамалиева һәм "Тылсым" үзәге директоры Нурсөя Мөбәрәкова Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында торучы 9 якташы янына барды.

Визит барышында бәйрәм концерты оештырылды, өлкән яшьтәге гражданнарга истәлекле бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International