"Тәтеш балкышы" үзәге белгечләре карамакта булган өлкәннәрнең кул эшләреннән күргәзмә оештырды

2017 елның 10 октябре, сишәмбе

 "Тәтеш балкышы" үзәгенең өйдә социаль хезмәтләр күрсәтү бүлекчәсе белгечләре карамакларында булучыларның кул эшләреннән торган  күргәзмә оештырдылар.

Социаль хезмәткәрләр үз эшләрендә курчак ясау терапиясын актив куллана, шуңа күрә нәтиҗәләрен өлкәннәр Декадасы кысаларында иҗат күргәзмәсе буларак күрсәтергә карар кабул ителде.

"Курчак  ясау буенча дәресләрдә без пенсионерларыбыз белән аралашабыз, аларның кәефләре яхшыра",  - дип бүлешә белгечләр. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International