Бүген Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова "Татарстан 24" телеканалында "Актуаль әңгәмә" тапшыруында катнашты.
Алып баручы белән аралашу барышында Эльмира Зарипова өлкән буын вәкилләренәнең саны артуы, аларга социаль ярдәм күрсәтү чаралары турында сөйләде. Сүз шулай ук пенсия яшендәге һәм пенсия яшенә җитмәгән гражданнарны эшкә урнаштыру хакында да барды.
Күтәрелгән тагын бер актуаль тема - татарстанлылар өчен әлегә яңа проект - "Өлкән кешене гаиләгә алу” республика проектын тормышка ашыру нәтиҗәләре хакында да барды. Тапшыру кысаларында өлкәннәр Ункөнлегендә узган чараларга йомгак ясалды.