Өлкәннәр ункөнлеген үткәрү кысаларында Кукмара "Тылсым" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең "Наз" социаль-тернәкләндерү бүлекчәсендә актив пенсионерларның кул эшләнмәләре күргәзмәсе оештырылды.
Хезмәт терапиясе инструкторы Ләйсән Кабирова җитәкчелегендә өлкән яшьтәге гражданнар үз куллары белән ясаган эшләнмәләр күргәзмәсен оештырды.
Күргәзмәдә крест белән чигелгән картиналар, мендәр тышлары, бисер белән бизәлгән вазалар, бәйләм роза һәм башка күп нәрсәләр тәкъдим ителде.