"Шатлык" приюты карамагындагы балалар һөнәри юнәлеш бирүче экскурсиядә булдылар

2017 елның 10 октябре, сишәмбе

"Бергә булдырабыз" проектын гамәлгә ашыру кысаларында Питрәч “Шатлык” балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр "Ак Барс Питрәч" грофермасында булып кайттылар.

Предприятие белгече Марсель Абдрахманов балаларны авыл хуҗалыгы техникасы белән таныштырды, ашлык саклана торган саклау урынын күрсәтте.

Моннан тыш, экскурсовод приютта тәрбияләнүчеләрне агроном, механизатор, машина белән сыер саву операторы, терлекче, птичник, ветеринар кебек авыл хуҗалыгы тармагы һөнәрләре белән дә таныштырды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International