М.Е. Сергеев исемендәге Нурлат гимназиясендә “Белем. Карьера – 2017” дип исемләнгән уку урыннары ярминкәсе узды. Әлеге чараны оештыручаларның берсе Нурлат шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзеге булды.
Монда республиканың һәм шәһәребезнең уку йортлары тарафыннан мәгълүмат җиткерелде, тулы итеп белем алу шартлары турында сөйләшелде, мәгълүмати стендлар әзерләнде, таратма әсбаплары өләшенде.
Шәһәр мәктәпләренең 150дән артык югары сыйныф укучысы үзләренә уку йортларына керүнең өстенлекле яклары, эш базарында һөнәр ияләренең ихтыяҗы турында мәгълүмат алды.