7 октябрьдә Нурлат шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзеге хезмәткәрләре республика табигатьне саклау “Урман атналыгы- 2017” акциясенә кушылдылар.
Алар күпсанлы Нурлат урманнарынын берсендә каты көнкүреш калдыкларыннан территорияне жыештыру эшләрендә катнаштылар. Күмәк эш нәтиҗәсендә берничә капчык чүп-чар җыелып махсус чуплеккә озатылды.