Менделеевск "Өмет Яры" халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең социаль-тернәкләндерү бүлегендә өлкәннәр һәм инвалидларның куркынычсызлык мәсьәләсенә аеруча зур игътибар бирелә.
Әйтик, шушы көннәрдә ветераннар өчен Менделеевск районы буенча Россия эчке эшләр министрлыгының полиция өлкән лейтенанты Владимир Корнилов белән очрашу оештырылды.
Очрашу барышында һәр ветеран үзен кызыксындырган осравын бирә алды.
Чара ахырында барлык ветераннар да китапчыклар алды.