Бүген ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова иң өлкән яшьтеге әби янына кунакта булды.
Буа районы Иске студенецкие выселки авылында гомер итүче Фәрүзә Хасанҗанованага 101 яшь тулды. Шул уңайдан, Эльмира Зарипова әбигә нык сәламәтлек, күңел җылысы, иминлек теләде.
Шунысын да әйтергә кирәк, бүген Татарстанда түбәндәге муниципаль районнарда тәрбиягә алган 36 гаилә бар: Алексеевск, Аксубай, Әгерҗе, Әлки, Әтнә, Арча, Азнакай, Алабуга, Зәй, Балтач, Бөгелмә, Югары Ослан, Биектау, Чүпрәле, Кайбыч, Кама Тамагы, Лениногорск, Мамадыш, Менделеевск, Минзәлә, Мөслим, Яңа Чишмә, Нурлат, Түбән Кама, Питрәч, Балык Бистәсе, Сарман, Саба, Спас, Буа, Тукай, Теләче, Ютазы, Чистай, Чирмешән, шулай ук Яр Чаллы шәһәрендә. Республика хөкүмәте тарафыннан “Өлкән кешене гаиләгә алу” проектын 2020 елга кадәр озайтырга кабул ителде.