Шушы кйннәрдә “Шатлык” балалар социаль приютында өлкәннәр көненә багышланган бәйрәм булып үтте. Тәрбияче Ләйсән Шәрәфетдинова һәм музыкаль педагог җитәкчелегендә балалар белән бәйрәм концерты әзерләнде. Балалар шигырьләр сөйләделәр, биеделәр, җырлар җырладылар, такмаклар башкардылар. Приютта эшләп ялга киткән өлкән буын чыгышларны көчле алкышлар һәм елмаю белән каршыладылар.
Бәйрәм кунаклары бик теләп төрле конкурсларда катнаштылар. Балалар бәйрәм ахырында кунакларга социаль педагог Екатерина Карнаухова җитәкчелегендә эшләнгән открыткаларны бүләк иттеләр. Бәйрәм чәй өстәле артында төгәлләнде.