Чистай муниципаль районында өлкән гражданы үз гаиләсенә асрамага алган затлар өчен зона семинары узды. Чара "Өлкән кешене гаиләгә алу" проектын тормышка ашыру кысаларында оештырылды.
Семинарда социаль яклау, пенсия фонды, сәламәтлек саклау учреждениеләре, медик-социаль экспертиза бюросы, социаль иминият Фонды, социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендә Республика ресурс үзәге вәкилләре, шулай ук Алексеевск, Әлки, Аксубай, Спас, Нурлат, Яңа Чишмә муниципаль районнары "ярдәмчеләре" катнашты.
Чара барышында ташламалы дару чаралары, индивидуаль реабилитация һәм абилитация программасы, пенсия системасын тәэмин итүгәз кагылышлы сораулар күтәрелде.