Халыкара өлкәннәр Көне уңаеннан Лениногорск "Исток-Башлангыч" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге базасында түләүсез юридик ярдәм күрсәтү һәм хокукый агарту буенча очрашулар узды.
Кабул итүдә нотариус Илсия Әюпова, адвокат Расих Сәхапов һәм "Исток-Башлангыч" үзәге киңәшчесе Гүзәл Нигъмәтуллина катнашты.
Илсия Әюпова өлкәннәр өчен лекция үткәрде һәм кызыксындырган сорауларга җавап бирде. Адвокат индивидуаль консультацияләр үткәрде.
Барлыгы бушлай юридик ярдәмне 44 кеше алды.