Кичә Зәй халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә вакантлы эш урыннары ярминкәсе узды. Чарада түбәндәге предприятиеләр һәм оешмалар катнашты: "Домкор Индустрия" ҖЧҖ, "Гидровакс плюс" ҖЧҖ, "МТ-Групп" ҖЧҖ, "Форд Соллерс Алабуга" ҖЧҖ, "ӘЛМӘТ МАХСУС".
Шунысын да әйтергә кирәк, эш бирүчеләр тәкъдим иткән 19 вакантлы эш урыны тәкъдим итте.
Барлыгы вакантлы эш урыннары ярминкәсенә 37 кеше килде, шуларның 21е даими эшкә юллама алды.
Туплау дәвам итә, кызыксындырган мәгълүматны Зәй халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләреннән 8 (85558) 71543 телефоны аша алырга була.