Өлкәннәр Декадасы кысаларында район мәдәният Йортында Апас "Рассвет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге белән берлектә өлкән яшьтәгеләр арасында шахмат-шашка турниры үткәрде.
Чараның максаты булып өлкәннәрнең ял вакытын файдалы итеп оештыру торды.
"Җиңүчеләргә кыйммәтле бүләкләр тапшырылды, барлык катнашучыларга призлар бирелде", - ди социаль педагог Ләйсән Гайфутдинова.