Тукай районында өлкән гражданнар өчен шәхси бәйрәмнәр оештыралар

2017 елның 5 октябре, пәнҗешәмбе

Өлкәннәр көне уңаеннан Тукай "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге социаль хезмәткәрләре үзәк карамагындагыларны бәйрәм белән котлыйлар.

Әйтик, шушы көннәрдә Иштиряков авылыннан Гайсина Матренаны һәм Круглое поле бистәсеннән Карпова Анастасияны котладылар. Өлкәннәрне бүлек мөдире Г. Р. Исмәгыйлева, белгеч Э. Н.Галимуллина, башлангыч сыйныф укытучысы Р. Т. Туктарова, Иштиряков мәдәният йорты режиссеры Г. Ф. Хазиева, социаль хезмәткәр Г. С. Хасаншина, С. В. Дементьева котлады.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International