Алабуга өлкәннәр өчен интернат-йортында яшәүче өлкәннәр һәм инвалидлар Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан котлауларны кабул итүен дәвам итә.
Өлкәннәрне котларга балаларга эстетик тәрбия бирү Үзәге тәрбияләнүчеләре килде. Программада җыр, бию, инструменталь башкарулар булды.
Көннең икенче яртысында интернат-йортта яшәүчеләр янында КФУның Алабуга институты технология факультеты студентлары булдылар.