Зәй мәктәп укучылары һөнәрләр үзләштерә

2017 елның 6 октябре, җомга

Октябрь башында Зәй муниципаль районы белем бирү оешмалары укучылары эш белән тәэмин итү үзәге ярдәме белән "Пешекче" һәм "Электр монтеры" һөнәрләре буенча укытуга кереште.

Укулар өч ай дәвамында Зәй политехника көллияте базасында узачак.

Укыту программасына теоретик һәм практик мәсьәләләр керә. Йомгаклау аттестациясеннән соң, яшүсмерләр курсларын тәмамлау турында документ алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International