Шушы көннәрдә Чистай "Юлдаш" өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында бәйрәме узды.
Чара учреждение хезмәткәрләре тарафыннан өлкәннәр Декадасы кысаларында оештырылды. Залда хезмәт ветераннары, тыл хезмәтчәннәре, сугыш чоры балалары, шәһәр активистлары, пенсионерлар-хезмәткәрләре җыелды.
Бәйрәм белән котларга Чистай районы башлыгы Дмитрий Иванов та килде. Ул барлык өлкән буын вәкилләренә фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Бәйрәм тантанасында социаль мәсьәләләр буенча башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Галина Задворнова, социаль яклау бүлеге начальнигы Гүзәл Каюмова, Чистай муниципаль районында"Шәфкать-Мәрхәмәт" хатын-кызлар берләшмәсе җитәкчесе Ольга Добронравова, Чистай муниципаль районы ветераннар советы әгъзасы Татьяна Шведчикова һәм башкалар катнашты.