Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре социаль приютта тәрбияләнүчеләр өчен һөнәри юнәлеш бирүче экскурсияләр үткәрә

2017 елның 5 октябре, пәнҗешәмбе

Шушы көннәрдә Бөгелмә халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре “Ялкын” балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр өчен 64 нче Янгын бүлегенә һәм тегү фабрикасына экскурсия оештырды.

Чарада 8-14 яшькә кадәрге 12 укучы катнашты.

Күркәм традиция буенча очрашу янгын куркынычсызлыгы тематикасына әңгәмә белән башланды. Әңгәмә вакытында янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен искә төшерделәр һәм янгын очрагы килеп чыккан вакытта гамәлләр тәртибен тикшерделәр.

Шулай ук, Бөгелмә тегү фабрикасында да экскурсия кызыклы узды. Балаларны тегу цехы белән таныштырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International