Агымдагы елның 3 нче октябрендә Яр Чаллы шәһәре “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә өлкән буын кешеләргә хөрмәт, кайгыртучанлык күрсәтү максаты белән тантаналы чара булып узды. Чарада 69 кеше катнашты.
Үзәк директоры Юлия Петровна Ивахина ветераннарны һәм социаль хезмәтләр алучыларны котлады, рәхмәт сүзләрен җиткерде, аларның хезмәтен тануын һәм өлкән буынга ихтирамын билгеләп узды. "Чишмә" халыклар дуслыгы йорты иҗат коллективлары һәм солистлары катнашында концерт программасы булды. Мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр декоратив–гамәли сәнгать күргәзмәсе оештырдылар.