Биектау "Өмет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге социаль хезмәткәрләре социаль хезмәт алучылар өчен чәй табыны оештырдылар, азык-төлек наборы тапшырдылар.
"Өлкән кеше көне – якты бәйрәм һәм өлкәннәрнең проблемаларына җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү мөмкинлеге бирә" дип билгеләп үтте социаль эш буенча белгеч Гүзәл Әхмәтшина.