Узган чәршәмбе, 4 октябрь көнне, Яңа Чишмәдә "Минем яшь – минем байлык" Республика конкурсының ярымфиналы үтте.
Чистай "Юлдаш” интернат-йорты карамагындагы Анна Ватрушкина, Михаил Туртыгин һәм "Тал" вокаль коллективы "Вокал" номинациясендә үзләренең осталыкларын һәм талантын күрсәтте.
Жюри карары белән конкурс финалына Михаил Туртыгин үтте.
Барлык катнашучылар да истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде.