Яшел Үзән халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгече эшсезләрне яңадан рәсмиләштерү үткәрде

2017 елның 5 октябре, пәнҗешәмбе

Кичә Яшел Үзән халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең Күчмә офисы Октябрьский поселыгында булып кайтты.

Халыкны эш белән тәэмин итү хезмәте белгече 14 гражданга халыкны эш белән тәэмин итү, һөнәри яңадан укыту, эшсезлек буенча пособие түләү тәртибе һәм шартларын билгеләү, шулай ук, үзмәшгульлек формасы, эшмәкәрлек эшчәнлеге һәм җәмәгать эшләрен оештыру мәсьәләләре буенча консультацияләр күрсәтте.

Күчмә чара нәтиҗәләре буенча 9 граждан яңадан рәсмиләштерү узды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International