Кама Тамагында яшәүче 100 яшьлек Халисә Сөләйманованы өлкәннәр көне белән котладылар

2017 елның 5 октябре, пәнҗешәмбе

Бүген Кама Тамагы шәһәр типындагы поселакта яшәүче Халисә Сөләймановада Кама Тамагы муниципаль районы социаль яклау бүлеге начальнигы Гөлназ Сафина һәм "Богородский рай" комплекслы үзәге директоры Наталья Зиннәтова кунакта  булдылар.

Агымдагы  елның гыйнварында Халисә Гиниятулловнага 100 яшь тулды. Ул Бөек Ватан сугышы ветеранының тол калган хатыны, тыл хезмәтчәне, хезмәт ветераны.

Кунаклар  Халисә Гиниятулловнаны Халыкара өлкәннәр көне белән котладылар, аңа шатлыклар, ныклы сәламәтлек һәм озын гомер теләделәр, бүләк тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International