Кукмара "Тылсым" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә ветераннар - учреждениядан лаеклы ялга киткән пенсионерлар белән белән очрашу узды.
Өлкәннәр көненә багышланган чара социаль яклау бүлеге башлыгы Светлана Җәмәлиеваның һәм "Тылсым" үзәге директоры урынбасары Нурсия Мөбәракованың тантаналы котлаулары белән башланып китте.
Аннары ветераннар алдында бәйрәм концерты белән Кукмара районы сәнгать мәктәбендә укучы балалар чыгыш ясады.
Ветераннар өчен бәйрәм өстәле оештырылган иде, аның артында хөрмәтле кунаклар хезмәт елларны искә төшерделәр.