Кукмара "Тылсым" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең "Наз" социаль-тернәкләндерү бүлекчәсендә Халыкара өлкәннәр көненә багышланган өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидлар өчен концерт оештырылды.
Әлеге чараның инициаторы булып "Рябинушка" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр торды.
"Концерт бик күңелле узды, безнең карамактагылар бик канәгать калды", - дип сөйләде бүлек мөдире Зуляра Гомәрова.