"Көзге игелек атнасы - игелекле эшләр эстафетасы" акция кысаларында Менделеевск "Өмет Яры" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе хезмәткәрләре үзәк карамагындагыларга көзге уңыш урып-җыюда ярдәм күрсәтте.
Акциянең максаты – өлкән яшьтәге гражданнарга ярдәм күрсәтү.
Өлкән буын вәкилләре башкарылган эш белән канәгать калды, рәхмәтен белдерде.