Татарстан башкаласы һәм моношәһәрләрдә эшсезләр саны үзгәрде

2017 елның 4 октябре, чәршәмбе

Соңгы мәгълүматларга килгәндә, Казан халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә рәсми рәвештә 3849 эшсез кеше теркәлгән. Бу үткән атна белән чагыштырганда 19 кешегә азрак.

Шулай ук, Яр Чаллы, Яшел Үзән һәм Чистайда эшсезләр саны кимегән.

Моның белән беррәтән, Алабуга һәм Кама Аланында рәсми рәвештә теркәлгән эшсезләр саны арткан. Әлеге моношәһәрләрнең халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 355 һәм 341 эшсез граждан теркәлгән.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International