Балтач районында өлкәннәрне хөрмәтләделәр

2017 елның 4 октябре, чәршәмбе

Алдагы көнне Балтач шәһәре мәдәният үзәгендә өлкәннәр көненә багышланган чара узды. Район мәдәният бүлеге хезмәткәрләре тантаналы концерт оештырды. Барлыгы чарада 320 кеше катнашты.

Район башлыгы Бөек Ватан сугышы ветераны 90 яшьлек юбиляр Наилә Набиевага Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның котлавын тапшырды.

Балтач халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгеенең шәфкать туташы теләүчеләрнең кан басымын үлчәде.

Бәйрәм концерты тәмамланганнан соң, район башлыгы 103 яшьлек Ольга Васильеваны котлады. Шулай ук Халыкара өлкәннәр көне белән район башлыгы Рамил Нотфуллин Идея Жилинаны котлады.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International