Бөгелмә районы Кодаш авылында Өлкәннәр көненә багышланган чәй табыны әзерләнде.
Котлау сүзләре белән авыл җирлеге башлыгы Гүзәлия Хайсарова һәм Бөгелмә "Салават күпере" үзәге өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе социаль хезмәткәрләре чыгыш ясадылар.
Бәйрәм кунаклары өчен Кодаш авыл мәдәният йорты мөдире Елена Елшина концерт оештырды.