"Көзге игелек атнасы – игелекле эшләр эстафетасы" акциясе кысаларында Буа "Гармония" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең Буа районы өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе хезмәткәрләре мәктәп укучылары өлкәннәргә адреслы ярдәм күрсәтте.
Ихтыяҗы аеруча зур булган хезмәтләр арасында көзге уңыш җыю, йорт яны территориясен җыештыру һәм бакчада эшләү торды.