"Наз" үзәгендә Өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан музыкаль бәйге узды

2017 елның 3 октябре, сишәмбе

 Өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан “Наз” тернәкләндерү бүлекчәсендә тернәкләнү узучылар өчен “Хыял”  Яшьләр үзәге хезмәткәрләре “Көй тану” уенын уздырдылар.

Чарада катнашучылар ике командага бүленеп халык hәм заманча көйләрне  белү осталыгы буенча көч сынаштылар. Командалардагы һәр җиңүчегә “Хыял”  Яшьләр үзәгеннән бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International