Иртәгә, 4 октябрьдә, Түбән Кама эш белән тәэмин итү үзәгендә пенсия яшендәге һәм өлкән яшьтәге кешеләр өчен вакантлы эш урыннары ярминкәсе узачак.
Ихтыяҗ: логопед, санитарка, пешекче, кече тәрбияче, кер юу буенча машинист, урам себерүче, җитештерү һәм хезмәт урыннарын җыештыручы.
Чара 10.00 сәгатьтә башлана түбәндәге адрес буенча: Түбән Кама ш., Быданова ур., 20а.